- күмү
- (КҮМЕЛҮ) – 1. Җиргә чокыр казып, шуңа нәр. б. салып, өстеннән туфрак белән каплау. Җир, туфрак астында калдыру 2. Үлгән кешенең гәүдәсен җирләү 3. Үсемлек тирәсендәге туфракны йомшартып, сабак тирәсенә өю 4. Каплап, басып китү (су, кар, яшеллек һ. б. белән) 5. күч. Бик күпләп бирү; баету, ия итү 6. күч. Тавыш, шау-шу белән чолгап алу. Тавышны көче ягыннан узып китү 7. күч. Бик күпләп сораулар яудыру, сүзләр әйтү тур. 8. Нин. б. эшне, күренешне һ. б. юкка чыгару, бозу
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.